24 июль 2026 материаллары
-
Интервью
Зәйнәб Фәрхетдинова: «Күңелемдә электән үк халыкчанлык ята»
«Зәңгәр кыңгыраулар», «Яран гөл», «Йөрәк сере», «Гаепләмә», «Талларым». Бу җырларның исемнәрен саный башлауга, колакта аның моңлы тавышы яңгырый. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова – яраттыра белә торган җырчы. Сәхнәдә үз-үзен тотышы, җырлаган җырына, аны тыңлап утырган халыкка карата мөнәсәбәте белән артист күңелгә рәхәтлек бирә. Аның бүген дә популяр булу сере шуңа да бәйле.
-
Яңалыклар
Яшел Үзән районында фаҗига: юл һәлакәтендә алты яшүсмер үлгән
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Татарстанның Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәте булган. Chevrolet йөртүчесе тизлекне арттырып, агачка бәрелгән, шуннан соң автомобиль яна башлаган. Йөртүче һәм биш пассажир һәлак булган. Тагын бер пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
-
Яңалыклар
5 ел эчендә Татарстанда югалганнарны эзләү турында гаризалар саны кимегән
5 ел эчендә Татарстанда хәбәрсез югалганнарны эзләү турындагы гаризалар саны кимегән.
-
Яңалыклар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 24 июльдә яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең секундына 20 метрга кадәр көчәюе көтелә.